Нурлатның шахмат-шашка клубында ир-атлар арасында шахмат буенча XL чемпионат тәмамланды. Шахмат буенча чираттагы чемпионат 2022 елның октябрендә старт алды. Бу юлы чемпионатта шахмат-шашка клубының 18 актив һәм әгъзасы катнашты. Уеннар шәһәр Мәдәният сараенда узды.
Нәтиҗәдә, икенче ел рәттән чемпион исеменә Михаил Николаевич Безруков лаек булды. Шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов билгеләп үткәнчә, икенче һәм өченче урыннар ияләре бүләкләү көнендә генә билгеләнде, чөнки дәгъва кылучыларның нәтиҗәләре бертөрле иде һәм урыннар коэффициентны исәпләү ярдәмендә генә билгеләнде. Шулай итеп, 2нче урынны Вячеслав Егорович Герасимов, өченче урынны Сергей Александрович Анисимов алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар да районның шахмат буенча берничә тапкыр чемпионнары.