Нурлат табибына мактаулы исем бирелде

2023 елның 25 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән «Нурлат үзәк район хастаханәсе» оешмасының гомуми практика табибы Федотов Семен Ильичка «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде. Семен Ильич Казан медицина институтын тәмамлаган. Нурлат үзәк район хастаханәсендә интернатураны тәмамлаганнан соң 1977 елдан бирле хезмәт куя. Ул табиб-нарколог, наркология бүлеге мөдире булып эшләгән, хәзер - гомуми практика табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International