Түбән Нурлатта Миншакир Бакиров истәлегенә көрәш буенча ачык турнир уза

2023 елның 24 феврале, җомга

1981 елда Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалист истәлегенә традицион турнир быел 25нче тапкыр үткәрелә.

2006-2008 елгы, шулай ук 2009 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр бүген Түбән Нурлат микрорайонындагы «Нур» мәдәният үзәгенә көрәш буенча ачык турнирга җыелдылар. Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы призына узган турнирда Татарстанның Нурлат, Чирмешән, Аксубай районнарыннан, шулай ук Димитровград һәм Ульяновск шәһәрләреннән яшь көрәшчеләр катнаша.

Авылдашлар Миншакир Бакиров истәлегенә традицион турнирны 1995 елдан бирле үткәрә. Соңгы берничә елда көрәш турниры волейбол турниры белән чиратлаша. Традиция буенча, спорт чарасына микрорайонда яшәүчеләрнең күбесе җыелган, чөнки өлкән буын җитез һәм кыю авылдашларын яхшы хәтерли, аның турындагы хатирәләрен яшь буын белән уртаклаша.

Турнирның тантаналы ачылышында катнашучыларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының һәм ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин һәм башкалар сәламләде. Тантаналы ачылыштан соң иҗтимагый оешма әгъзалары сугышчы-интернационалист каберенә чәчәкләр салдылар.

Традиция буенча, турнирны уздыру иганәчеләр ярдәме белән мөмкин булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, кубоклар, шулай ук акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International