Шахмат-шашка клубы әгъзалары 23 февральдә шахмат һәм шашка такталары артында очраштылар.
Ватанны саклаучылар көнендә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда шахмат һәм шашка буенча турнирлар узды, анда клубның 20 дән артык актив әгъзасы катнашты.
Шахмат турнирында җиңү өчен 16 кеше көрәште. Швейцария системасы буенча Swiss Master компьютер программасы ярдәмендә уйнадылар. Катнашучылар арасында "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә "Яшь шахматчы" түгәрәгенә йөрүче яшь шахматчылар да бар иде. Алар районның иң яхшы шахматчылары белән шахмат өстәлләре артында очрашудан зур тәэсирләр алдылар. Нәтиҗәдә, 1 урынны Владислав Герасимов, икенче урында – Григорий Ермолаев, өченче урында – Михаил Безруков.
Шашка буенча турнирда 8 кеше катнашты, алар әйләнеш системасы буенча уйнады. Биредә Олег Павлов җиңү яулады, икенче һәм өченче урыннарны Шәриф Гафуров һәм Николай Евлейкин бүлеште.