Таһир һәм Валентина Сафиннар һәр пенсияләреннән солдатларга төрле ашамлыклар сатып алалар, ә күптән түгел генә «Җиңү өчен тәм-томнар» хуҗабикәләренә дә ярдәм итә башлаганнар.
- Булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Волонтерлар киптерү өчен яшелчәләр әзерләүдә ярдәм сорадылар, без ризалаштык. Башта нәрсә әзерләргә соң инде, бәрәңгене аралап юарга да, эше бетте дип уйладык. Җиңел генә түгел икән: пешерәбез, суытабыз, кызлар тиз генә дегидраторга куеп җибәрә алсыннар өчен, кыргычтан уабыз, – дип уртаклашты гаилә башлыгы.
- Бакча үзебезнеке, узган ел мул уңыш алдык. Уртак эш өчен кызганыч түгел. Егетләр анда үз хәрби бурычларын үтиләр, ә без аларның ышанычлы тылы булырга тиеш, – диде Валентина Сафина.