Нурлат районы командасы ГТО буенча кышкы фестивальнең зона этабында икенче урынны алды

2023 елның 24 феврале, җомга

Чара Зәй шәһәрендә узды.

2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының Кышкы фестиваленең зона этабы узды.

Нурлат районы командасы әлеге чарада актив катнашты һәм мактаулы 2нче урынны алды. Җыелма команда составына Виктория Иванова (II дәрәҗә), Сабина Бәширова (III дәрәҗә)), Андрей Харитонов (IV дәрәҗә), Ксения Першина (V дәрәҗә), Еатерина Мурзина (VI дәрәҗә), Диана Мурзина (VII дәрәҗә), Виталий Марков (VIII дәрәҗә) һәм Анатолий Григорьев (XI этап).

Алар барысы да нормативларны тапшыруны бик яхшы башкарып чыктылар һәм үзләренең яшь категорияләрендә мактаулы призлы урыннарга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International