Нурлат укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2023 елның 24 феврале, җомга

Кәкре Атау мәктәбендә укучылар һәм педагоглар белән җәяүлеләр ясый торган хаталар турында фикер алыштылар.

Нурлат шәһәрендәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова юл чатлары, җәяүлеләр кичүе төрләре, юл кырые һәм юл буеннан хәрәкәт итү кагыйдәләре, юлның куркыныч тудыручы өлешләре һәм күренми торган зона, яктылык кайтару элементларын куллану турында җентекләп аңлатты. Шулай ук ул мәгариф учреждениесе янындагы урам-юл челтәренең торышы норматив таләпләргә туры килүен билгеләп үтте. Барлык юл билгеләре, яктырту, билгеләр һәм светофор булу балаларның куркынычсыз маршрутын төзергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International