Яшь нурлатлылар «Чуваш мәдәнияте фестивале»ндә катнашты

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

«Кыңгырау»  балалар бакчасында шундый исемдәге чара узды.

"Кыңгырау» балалар бакчасы - балаларны чуаш мәдәниятенә тарту буенча киң колачлы эш алып барылган районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсе. Шушы көннәрдә анда тематик бәйрәм үткәрелде.

"Чуваш мәдәнияте фестивалендә безгә йөрүче балалар, шулай ук шәһәрнең башка балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр катнашты. Без балаларны чуваш халкының бер традициясе – кич утырулар белән таныштырдык. Чиктек, бәйләдек, эрләдек, җырлар җырладык, балалар белән уйнадык һәм матур әкиятләр сөйләдек», – диде «Кыңгырау» балалар бакчасы мөдире Галина Мурзина.

"Элеккеге вакытларда хезмәт көненнән соң бергә җыелып, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәргәннәр. Кич утыру чәй өстәле артында тәмамланды. Бу бәйрәмдә без ул чорның традицияләрен яңадан булдырырга һәм балаларны алар белән якыннанрак таныштырырга булдык», – дип өстәде «Камыр Батыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Данилова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International