Иртәгә Нурлат районында буран булуы көтелә

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.          

22 февральдә 18 сәгатьтән 23 февральдә 18 сәгатькә кадәр Нурлат районы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кар, җиңелчә буран көтелә. Җил төньяк-көнбатышка таба 6-11, урыны белән 14 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -15..-18, аязытканда -22 гә кадәр.

 Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International