Бу юлы да нурлатлылар бердәмлек күрсәтеп, уртак тырышлык белән солдатлар өчен күп санлы посылкалар җыйдылар.
Бу-куелган бурычларны үтәү өчен техник чаралар, җылы кием, беренчел кирәк-яраклар, җирле осталар ясаган буржуйка мичләре, озак вакыт саклана торган азык-төлек продуктлары һ. б.
Гадәттәгечә, «Җиңү өчен тәм-томнар» волонтерлар хәрәкәте активистлары да читтә калмаган. Алар үз эшчәнлекләре белән шулкадәр мавыгып киткәннәр ки, хәзер аларның коры ашлары менюсында, борщ һәм өй токмачыннан кала, рассольник, борчак һәм гөмбәле ашлар да әзерләнә. Алар Ватанны саклаучылар көненә татлы ризыклар турында да кайгыртканнар: күпләп баллы тортлар, прәннекләр, төрле тәм-томнар пешереп җибәргәннәр.
Хәрәкәт әгъзаларының берсе Әлфинә Алякимова 120дән артыграк прәннек һәм 7 баллы торт пешергән.
- “Җиңү өчен тәм-томнар” хәрәкәтенә күптән түгел генә, гыйнварда кушылдым. Өйдән эшлим, шуңа күрә аны файдалы эшчәнлек белән бергә алып бару мөмкинлегем бар. Башта өй токмачы әзерләргә булыштым, аннан соң десертлар да әзерләргә булдым, – диде ул.