«Шәп очрашулар» –«Киләчәк» балалар иҗаты үзәге проекты, аның кысаларында Нурлат укучылары районның кызыклы кешеләре белән таныша, бүгенге көндә актуаль темаларга сөйләшә.
Чираттагы шундый очрашу кичә узды. Чараның кунагы Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин булды. Ул балаларга армиядәге хезмәте, Россия солдатының абруе, тулаем алганда, яшь буынга патриотизм һәм патриотик тәрбия бирү турында сөйләде.
«Патриотик тәрбия һәрвакыт илнең рухи яңарышы, аның дәүләт бөтенлеге һәм иминлеге чарасы булып тора», – дип билгеләде Ришат Рәшит улы.
Очрашу укучыларда зур кызыксыну уятты, алар игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Барлык сорауларга чара кунагы җентекләп җавап бирде һәм яшьләрне үз иленең чын патриотлары булырга чакырды. Очрашудан соң кайбер егетләр Ришат Сафиуллин белән шәхсән сөйләшергә калды.