Май чабу бәйрәменә продуктларны ничек дөрес сайларга

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

20-27 февральдә Май чабу атналыгы алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат районы территориаль бүлеге Масленица продуктларын ничек дөрес сайларга кирәклеген искә төшерә.

Камыр ризыкларын пешергәндә яхшы  сыйфатлы он сайлагыз.

Эремчек һәм каймак сайлаганда аларны саклау шартларына һәм маркировкага игътибар итәргә кирәк.

Туңдырылган җиләк алганда аның чиста капларга салып сатылуын тикшерегез.

Теләсә кайсы урыннан ит сатып алмагыз. Аны үзегез ышанган,үзегез белгән нокталардан гына алыгыз.

Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International