Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
20 февральдә 18 сәгатьтән 21 февральдә 18 сәгатькә кадәр Нурлат районы территориясендә аязучан болытлы һава булуы көтелә, кар, җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -10..-15˚.
Көндез максималь һава температурасы -4..-8˚.
Юлларда бозлавык.
Чыганак: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайты