Шәһәр һәм авыл мәктәпләре егетләре һәм кызлары үзләренең сафка тезелеп йөрү әзерлекләрен күрсәттеләр.
9нчы шәһәр мәктәбендә 5-9нчы сыйныф һәм 9-11нче сыйныф укучылары арасында сафка тезелеп йөрү һәм җыр смотрының муниципаль этабы узды. Алар үзләренең сафта йөрү әзерлекләрен күрсәттеләр: бер шеренгада отряд төзү, тәртип буенча исәп-хисап, бер шеренгадан ике һәм кире күчеп басу, урында борылу, таралып басу... -«Әлеге смотр – конкурсның төп максаты – патриотизм, гражданлык бурычы хисләрен үстерү, традиция итеп торгызу, укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту», - дип билгеләделәр жюри әгъзалары. Нәтиҗәдә, авыл мәктәпләре арасында беренче урынны-Киекле, 2нче – Иске Чаллы һәм Чулпан, 3нче-Якушкино һәм Егоркино алды. Шәһәр мәктәпләре арасында 1нче урында-9нчы мәктәп, 2нче урында-2нче һәм 3нче мәктәпләр, 3нче урында- гимназия, 1нче, 4 һәм 8нче мәктәпләр.