2023 елда Нурлатта 10 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Дружба урамының 70нче йорты да яңартылган өйләр сафларын тулыландырачак.

Яшьлек микрорайонындагы биш катлы дүрт подъездлы йорт 80нче еллар азагында, нефтьчеләр микрорайоны әле күтәрелеп кенә килгән елларда, төзелгән. Әмма еллар узу белән проблемалар барлыкка килгән: түбәдән су үтә, ишекләр искергән... Һәм менә 30 елдан соң биредә капиталь ремонт ясалачак. Йортта яшәүчеләр өчен бу бер шатлык булса, намуслы подрядчылар килүне икенче бер сөенеч буларак кабул иткәннәр. Әлеге йортка хезмәт күрсәтүче “Шәһәрчек” идарәче компаниясе управляющие Рөстәм Сафиуллин билгеләп үткәнчә, аларга бәхет елмайган: узган елда шул ук подрядчы тагы бер йортларына капремонт ясаган булган, аның нәтиҗәсеннән канәгать калганнар. –

 Хәзерге вакытка подрядчы мөмкин булган эшләрне башкарды инде: түбә, ишекләр ремонтланды, подъездда тәрәзәләр алыштырылды, цоколь тышланды. Подрядчы бар эшне дә сыйфатлы итеп башкара, – ди Рөстәм Сафиуллин. – Йорт 90 процентка әзер. Бары тик отмостка һәм керү ишекләре өстендә козыреклар гына калып бара. Болары инде җәен эшләнәчәк.

 Гыйматдинов урамының 128нче йортында яшәүчеләр дә капремонтны шатланып каршы алган. Надежда Николаева анда 30 еллап яши инде.

– Эш башланды, димәк, йортыбыз яңарачак, – ди ул, шатлыгын яшермичә. Хәзер подрядчы цокольне җылыту һәм тышлау белән мәшгуль.

– Бу йортта да түбә капиталь ремонтланачак, тәрәзәләр алыштырылачак, ә ишекләр җылытылачак, – ди “Эталон” идарәче оешмасы җитәкчесе Марина Демидова.

Гомумән, һәр 10 йортта да капиталь ремонт кысаларында күләмле эшләр башкарылачак. Шул көннәрдә район башлыгы урынбасары Линар Маняпов аларның һәрберсендә капиталь ремонтның барышы белән танышып чыкты. Үткәрелә торган эшләр хакында фикер алышканда ул идарәче компания җитәкчеләрен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Бөтен нормаларны да истә тотып эшләргә киңәш бирде. Тулаем, барлык йортларда да капремонтның бер дәрәҗәдә баруын һәм хәзергә башкарылган эшләрнең сыйфаты да яхшы булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта төп таләпләрне дә атады: азактан йортларда яшәүчеләр дә сыйфаттан канәгать калырга тиешләр.

– Быел капиталь ремонтка 46 миллион сумнан артыграк акча тотылачак, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Заррина Сәйфетдинова. – 8 йортта эшләр бара инде, тагы икесендә тиешле төзелеш материаллары әзерләнгән, аларда ремонт 10 көн эчендә башланыр дип планлаштырыла. Подрядчылар эшләрне 15 августка кадәр төгәлләргә тиеш.

 Заррина Сәйфетдинова билгеләп үткәнчә, килеп туа торган сораулар элеккегечә үк урыннарда идар әче компанияләр җитәкчеләре һәм халык катнашында хәл ителә. Эшләрнең барышы белән танышкан вакытта җитәкчеләрнең игътибарын йорт яны территорияләренә дә юнәлттеләр. Каядыр искергән коймалар бар икән – алыштырырга, законсыз корылмалар булса – рәсмиләштерергә киңәш иттеләр, юкса алар сүтеп алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International