Нурлат балалар бакчасы «Кышкы фантазияләр» муниципаль конкурсында катнаша

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

«Башаккай» балалар бакчасы территориясендә урнашкан кар сыннары «Безнең халыклар мәдәнияте» дигән матур исемне йөртә.

Монда төрле мәдәниятләрнең күп элементларын күрергә була: татар милли ризыгы чәк-чәк һәм татар ир-атларының традицион баш киеме «түбәтәй», нәкъ әкияттәге кебек рус миче,  «Хушпы» чуаш хатын-кызларының баш киеме, рус һәм татар мәдәниятләре орнаментлы сүрәтләнгән таулар. Барлык кунакларны да рус, татар һәм чуаш кызлары шатланып сәламлиләр. Алар барысын да самовар һәм сушкилар белән чәй эчәргә чакыралар. Боларның барысы да Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең байлыгы һәм дуслыгы турында тагын бер кат искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International