Журналист, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Валентин Бурайкин соңгы көннәрдә иҗат иткән шигырьләрен Украинадагы вакыйгаларга багышлый.
17 февральдә «Ракурс» тапшыруында "Татарстан" телерадиокомпаниясенең популяр тележурналисты Дмитрий Второв Валентин Бурайкинның «Донбасска якташларыма хат» шигырен укыды. Бүген тапшыруны кабатлап күрсәтәләр.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк, күптән түгел Валентин Михайлович Нурлат Җирлекара үзәк китапханәсе белән берлектә Донбасстагы вакыйгаларга багышланган патриотик шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Китапларның бер өлешен бу көннәрдә Валентин Бурайкин анда киткән якташларыбыз артыннан махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга тапшырды.
Фото: "Нурлат-информ" архивы