Гаилә елъязмасына теркәлгән беренче истәлекле вакыйга – Нурислам Бариевич һәм Әминә Шәрифулловна йөрәкләрен бәйләгән 1973 елның 14 февраленнән соң инде ярты гасыр гомер үтеп тә киткән.
Бу чор эчендә аларның әле дә күңел түрләрендә кадерләп саклана торган матур хатирәләре дә, чиксез бәхетле, шатлыклы мизгелләре, тормыш сынаулары, көндәлек эшмәшәкатьләргә бай гадәти көннәре дә бихисап булган. Әмма Маняповлар язмыш бүләк иткән һәр вакыйганы рәхмәт белән, лаеклы кабул итеп, тирәяктагыларына бүгенгә кадәр парлы гомернең күркәм үрнәген күрсәтеп яшиләр. Эш сөючәнлекләре, кешелек сыйфатлары белән алар авыл халкының да хөрмәтен казанганнар.
Хезмәт биографияләрен туган авылларында яза башлап, Ма няповлар күпьеллык тырыш һәм фидакарь хезмәтләре белән җирле хуҗалык үсешенә зур өлеш керткәннәр. Әминә Шәрифулловна эшчәнлеген финанс өлкәсенә багышлаган, “Рассвет” совхозының баш бухгалтеры вазыйфасына кадәр һөнәри үсеш кичергән. Нурислам Бариевичның хезмәт юлы да бай, аның авыл Советында, иминият компаниясендә эшләгән елларын элеккеге коллегалары әле дә зур җылылык һәм ихтирам белән искә ала. Гомерләрен хезмәт казанында кайнап үткәргән ир белән хатын, хәзер, җиде дистә яшьне узгач та, тик торуны белмиләр. Күпләп терлек-туар, кош-корт асрыйлар, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, хуҗабикәнең назлап утырткан гөлләре дә өйгә үзгә ямь биреп тора. Ә инде яраткан дүрт оныклары бергә җыела калса, йорт бәхетле әби белән бабайның шатлыклы елмаюыннан тагын да ныграк балкып тора. Нурислам Бариевич белән Әминә Шәрифулловна бер ул һәм бер кызга гомер биргәннәр. Аларны гаиләнең намусына тап төшермәслек итеп тәрбияләп үстергәннәр. Бүген икесе дә Нурлат р айонының хөрмәтле кешеләре, әти-әниләренең тормыш кыйбласын үзләренә дә өлге итеп алып яшиләр, һәм хәзер инде үз балаларына ныклы гаилә төзү сабагы бирәләр.
– Әти белән әни үз сүзләрендә торучан, намуслы, туганлык җепләрен саклап яшәүче кешеләр. Безгә сүз белән түгел, ә үз үрнәкләрендә, тормышка карашлары һәм берберләренә мөнәсәбәтләре аша тәрбия бирделәр. Алар әле дә безнең өчен зур терәк, үгет-нәсыйхәтләре, догалары һәркайсыбызга күңел таянычы бирә. Тагын озын-озак еллар гомер итсеннәр иде, – дип уртаклашты кызлары Энҗе Нурисламовна. Нурислам Бариевич белән Әминә Шәрифулловна уллары Линар һәм киленнәре Илүзә белән гомер итәләр. Нурлатта яшәүче кызлары да гаиләсе белән Яңа Иглайга еш кайтып йөри. Гаилә бәйрәме исә түгәрәк өстәл артында җыелу өчен тагын бер матур форсат булды, алар Нурислам Бариевич белән Әминә Шәрифулловнага күпсанлы котлауларын җиткерделәр. Шул рәвешле, гаилә елъязмасына тагын бер дата – алтын туй көне теркәп куелды һәм яңа сәхифә ачылды. Тагы да күбрәк сөенечле вакыйгаларга бай булсын иде ул.