Бүген «Ак Барс» спорт Үзәге территориясендә «Татарстан чаңгы юлы - 2023» массакүләм чаңгы ярышлары узды/
Аларда төрле яшь категорияләрендә күп санлы спортчылар катнашты.
Ярышта катнашучыларны Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова сәламләде. Ул катнашучыларны зур спорт бәйрәме белән котлады, спортчыларга яхшы стартлар һәм уңышлы финиш теләде. Биредә сукырлар җәмгыяте активистларына алтын значоклар тапшырылды.
Ярышның беренче катнашучылары-2013 елгы һәм аннан кечерәк кызлар һәм малайлар. Алар 500 метр араны уздылар. Өлкәнрәк балалар һәм өлкәннәр, яшьләренә карап, 1чакрымнан 5 чакрымга кадәр араны йөгерде. VIP узыш та булды. Гомумән, яхшы, язгы һава торышы спортчыларга үзләренең осталыкларын һәм яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә ярдәм итте.
Бу чаңгы сезонына беренче ярышларга нурлатлы Дмитрий Казаков та килде.
"Спорт белән мәктәптән үк шөгыльләнәм, чаңгыда йөрергә бик яратам. Менә мин монда үз көчемне сынап карарга булдым. Мин эшли торган предприятие җитәкчелеге яшьләргә, безнең спорт инициативаларыбызга ярдәм итә», – дип уртаклашты ул.
Иң яшь чаңгычылар арасында җиңүне Родион Федоров яулады, ярышларга ул махсус күрше Самара өлкәсеннән килгән иде. "Чаңгы ярышлары ошады, барысы да яхшы үтте. Ярышларга ешрак килергә тырышачакбыз», - диде ул.
Призерларга һәм җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, «Россия чаңгы юллары» логотибы төшерелгән башлыклар тапшырылды, ә иң мөһиме, һәр катнашучы энергия, чыныгу һәм позитивлык канәгатьлек хисләрен дә алды.