Татарстан Республикасы Нурлат районының Яңа Әлмәт мәктәбендә ата-аналар һәм балалар җыелышы юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге мәсьәләләренә багышланды.
Чакырылган кунаклар Нурлат Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Марат Хисамов һәм ГБУ ЮХИДИнең Нурлат идарәсе башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова ата-аналар һәм балалар белән бергә юл транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре турында фикер алыштылар, статистика белән таныштырдылар, автокреслолардан файдалану һәм яктылык кайтару элементлары кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр.
ЮИД отрядындагы балалар агитбригада белән чыгыш ясады.