Нурлатта дини китаплар күргәзмәсе ачылды.
Әхмәт хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә «Дини китаплар-милләт хәзинәсе» күргәзмәсе эшли башлады.
Ачылу тантанасында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее, җирлекара үзәк китапханә, Тәгълим үзәге фондларыннан йөздән артык басма тәкъдим ителде, нурлатлылар да катнашты. Илнең тарихи чорына шаһит булган, гаилә архивларында сакланган бу ядкарьләр зур кызыксыну уятты.
Әйтик, Түбән Нурлаттан Фирүзә Бикташева әнисенә бабасы Исхак Ильмухиннан калган дини китапларны тәкъдим итте. Аларның берсе-кечкенә форматтагы Коръән – Бөек Ватан сугышын узган. “Минем бабам кесәсендә Коръән сүрәләре белән дошманнарга каршы сугышкан", – дип уртаклашты ул.
Күргәзмәне ачу тантанасына нурлатлылар, район мәчетләре каршындагы дини курсларны тыңлаучылар, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре җыелды. Аларны Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүдинова һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин сәламләде. Алар татар халкының дини мирасын җыюда һәм саклауда, аларны үсеп килүче буынга тапшыруда, яшьләрнең дини-мәдәни традицияләр тарихын өйрәнүгә карата кызыксыну белдерүләрен билгеләп үттеләр.
Күргәзмәгә килүчеләрне коръән басмаларының тарихы белән Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге советы әгъзасы, шагыйрә Сәкинә Хәйруллина таныштырды.
Нурлатта «Дини китаплар – милләт хәзинәсе» күргәзмәсе милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында беренче тапкыр уздырыла.