Нурлаттан Лисичанскига чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китте

2023 елның 17 феврале, җомга

20 тонна гуманитар ярдәм төялгән тагын бер зур йөк машинасы бүген Лисичанскига юл тотты. Бу Татарстанга шефлыкка алынган шәһәр халкына ярдәм итүнең икенче партиясе инде.

Халыклар дуслыгы йорты янындагы мәйданчыкка гуманитар йөкне төяүдә һәм машинаны хәерле юл теләп озатып җибәрергә ярдәм итү өчен мәктәп укучылары, предприятие, оешма җитәкчеләре, битараф булмаган шәһәрлеләр җыелды. Алар арасында «Тулпар» спорт сараеның коткаручы матрослары Ришат Садыйков һәм Григорий Тахтаманов та бар.

"Йөкләүдә ярдәм кирәклеген белделәр, шунда ук ризалаштылар. Лисичанск халкына боларның барысы да бик кирәк икәнен аңлыйбыз. Ә башкача ничек булсын соң инде? Читтә кала алмадык, чөнки без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!",- диделәр алар.

Лисичанск җитәкчелеге үтенече буенча йөкнең зур өлешен бу юлы төзелеш материаллары тәшкил иткән.

"Нурлат урман хуҗалыгы 15 кубометр чамасы такта бирде, безнең үтенечне республиканың урман хуҗалыгы министры да хуплады. Моннан тыш, җирле осталар ясаган 30дан артык буржуй-мичләре, 1 тонна он, шикәр комы, су,  башкаларның кайгысына битараф булмаган нурлатлылардан азык-төлек һәм җылы кием салынган тартмаларны төядек», – диде район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, узган елдагы кебек үк, ул бу юлы да шәхсән үзе гуманитар йөкне озатып барачак. Ул кирәкле әйберләр һәм акча җыюда катнашкан барлык район халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук кайткач нурлатлылар алдында сәфәр турында хисап тотачагына ышандырды.

Шәһәрнең Яшь армиячеләре дә игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр. Лисичанскилылар татлы сюрприз сыйфатында хуш исле варенье белән савытлар алачак, аларга яшь патриотлар җылы теләкләр белән открыткалар да беркеткәннәр.

Җирле шагыйрь Валентин Бурайкин шефлыкка алынган шәһәр халкына изге теләкләр белән үзенең «Йөрәк кушуы буенча» дип аталган шигырьләр җыентыгын да тапшырды.

"Бу кечкенә җыентык махсус хәрби операциядә катнашучы безнең солдатлар, Донбасс халкы турында шигырьләрдән тора. Күп булмаса да, 20 данә, шулай да, Лисичанск халкына ошар дип өметләнәм», - дип уртаклашты Валентин Михайлович.

Нурлаттан Лисичанскига йөкне илтүне бу юлы тәҗрибәле машина йөртүче Рәис Арслановка ышанып тапшырдылар. Бу аның 11нче тапкыр баруы, ә Нурлаттан ул икенче тапкыр бара. 

«Бу юлы лисичанскилылар ярдәмнең каян килгәнен белсен өчен,   «Игелекле  Нурлат» дигән язуны машина тәрәзенә ябыштыруларын сорадым", – дип уртаклашты шофер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International