Кичә Нурлат ЗАГСында «Яңа туган балага бүләк» дигән район акциясе узды.
16 февральдә никахлашу сараенда 17 гаиләне 2022 елның декабрендә һәм 2023 елның гыйнварында яңа туган сабыйлары белән котладылар.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарны беренче балалары, шулай ук күп балалы гаиләләр статусы белән котладылар.
Нурлат ЗАГСында мондый акцияләр пәнҗешәмбе көннәрендә истәлекле бүләкләр тапшыру белән үткәрелә.