73нче ПСЧ командасы волейбол ярышларында катнашты.
“Безнең бүлек коллективында күп кенә хезмәткәрләр спорт белән шөгыльләнә, спортның төрле төрләрендә төрле ярышларда катнаша һәм призлы урыннар яулый.
2023 елның 13-15 февралендә Әлмәттә икенче отрядның 14 янгын бүлеге арасында волейбол буенча ярышлар уздырылды. Безнең 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге мактаулы 3нче урынны алды, дип урталашты 73нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы Михаил Смирнов.