Мобилизацияләнгән нурлатлыларның гаиләләреннән булган балалар өчен мастер-класслар үткәрелде

2023 елның 17 феврале, җомга

Районда хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышланган айлык кысаларында төрле чаралар үткәрелә.

Бүген кунакларны «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге кабул итте. Педагоглар, яшь категорияләрен исәпкә алып, алар өчен төрле мастер-класслар оештырдылар.

 

«Без һәрчак балалар өчен мастер-класслар уздырабыз, әмма мондый чара бездә беренче тапкыр узды. Без балаларны безнең учреждениедә күрүебезгә һәрвакыт шат» - диде «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге директоры Эльмира Бикинеева.

 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мультфильмнар карадылар, кызыклы уеннарда катнаштылар, башлангыч сыйныф укучылары – рәсем ясау буенча мастер-классларда булдылар.

"Бүген без алтын балык рәсемен ясадык. Ул теләкләрне үти дип санала. Мин бу балаларның да хыяллары тормышка ашуын телим», - дип уртаклашты «Киләчәк» балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фәйрүзә Якупова.

Балалар шөгыльләреннән канәгать калдылар һәм уңай эмоцияләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International