Нурлат экологы Венера Мингалимова 1нче шәһәр мәктәбенең 1А һәм 2А сыйныфы укучылары өчен «Планетабызны саклыйк» дигән темага экологик дәрес үткәрде.
Мондый дәресләрдә ул укучылар белән экологиянең җитди проблемалары турында фикер алыша. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева билгеләп үткәнчә, әлеге тема балаларга заманча гаджетлардан да кызыклы. «Алар сөйләшүгә актив кушылалар, табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында үз фикерләре бар, әйләнә – тирә мохиткә карата мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр", - диде Венера Мингалиева.