Нурлатта «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау конференциясе узды

2023 елның 17 феврале, җомга

Кичә «Яшь Гвардия» Нурлат бүлегенең XIV хисап-сайлау конференциясе узды, аның эше башында Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады.

Конференциядә җирле штабның һәм контроль-ревизия комиссиясенең ачык тавыш бирү юлы белән сан һәм исемлек составы буенча берничә карар кабул ителде.

Җирле штаб җитәкчесе Резеда Елауркина хисап чорының нәтиҗәләре, киләсе елга планнар белән таныштырды.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова да яшьләр белән эшләүнең мөһимлеге, аларда патриотлык, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү һәм актив гражданлык позициясе турында сөйләде.

Конференция ахырында партиянең Нурлат җирле бүлеге «Яшь гвардия» җирле штабы җитәкчесе Резеда Елауркинаны Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International