Нурлатта урман тармагы хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясады

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Мәдәният сараеның кече залында 2023 ел йомгаклары буенча Нурлат урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы киңәшмәсе булды.

 

Район урманчылары эшчәнлегенә йомгак ясауда Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова катнашты.

«Урманнарны саклау  һәм яңадан торгызу чаралары 100 процентка үтәлде», – диде үзенең докладында Нурлат урманчылыгы җитәкчесе - урманчы Рөстәм Галиев.

Йомгаклау киңәшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, тармакта хезмәтне саклау буенча барлык таләпләр үтәлә, производствода бәхетсезлек очраклары булдырылмый, хезмәт шартларын махсус бәяләү 100 процент эш урыннарын колачлап уздырылган.

“Урманнардан файдалану Нурлат урман хуҗалыгына төрле дәрәҗәдәге бюджетларга керем кертү күрсәткечләрен үтәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Нурлат урман хуҗалыгы җитәкчесе Спартак Еливанов.

Йомгаклау киңәшмәсендә алдагы чорга, шулай ук янгын куркынычы янаган һәм урман культураларын утырту чорына әзерлек буенча планнар турында сөйләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International