Укучылар герой шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күп нәрсә белделәр.
Матур традиция буенча, 15 февраль – шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнендә безнең мәктәптә төрле чаралар, дәресләр уза. Шагыйрьнең тууына 117 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, балаларга иҗаты, аның фаҗигале язмышы, җәлилчеләрнең концлагерьларда үткәргән куркыныч көннәре турында сөйләделәр. Шуңа да карамастан, Муса Җәлил еллар узгач туган ягына кайткан шигырьләре ярдәмендә фашистларга каршы көрәшен дәвам итә.
Балалар үзләре дә яратып Муса Җәлилнең рухи һәм патриотик шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
Автор: Фәридә Хатыйпова, Нурлат шәһәре 8нче урта мәктәбенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы