Нурлат делегациясе якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның туган көнендә каберен зиярәт кылды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Танылган шагыйрь һәм рәссам, «Филантроп» премиясе лауреаты Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Җүрәй авылында күмелгән.

Нурлат районының Әхмәт авылында туып-үскән Гакыйл Сәгыйров нәкъ менә биредә әнисе Хәбибҗамал белән гомеренең зур өлешен үткәрә.

Составына иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре кергән район делегациясен Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова җитәкләде.

Нурлатлыларны Кошки районы Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Сергеев һәм Иске Җүрәй авылы кергән Дала Шонталасы авыл җирлеге башлыгы Сергей Калмыков каршы алды. Алар Гакыйль Сәгыйровның якташларын җылы сәламләделәр. Бергәләп шагыйрь җирләнгән зиратта булдылар.

"Безнең өчен Гакыйль Сәгыйров исеме буш тавыш түгел. Без аны һәрвакыт яшь буынга үрнәк итеп китерәбез. Безнең өчен ул үзенә күрә Павел Корчагин кебек: инвалид булуына карамастан шигырьләр яза һәм карандашны тешләре арасына кыстырып картиналар ясый. Зарланырга һәм нәрсәдер сорарга тиеш кебек тоелган кеше тормышын лаеклы яшәде һәм бүген безнең хәзерге шартларда мондый патриотны хөрмәт итү, истә тоту һәм үрнәк итеп кую бик мөһим. Без Нурлат районы белән хезмәттәшлеккә бик шат", - диде Андрей Сергеев.

Әлфия Галәүтдинова аларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм нурлатлыларның шагыйрьне хәтерләвен, аны хөрмәт итүләрен һәм бик горурлануларын билгеләп үтте.

Тантанадан соң шагыйрь каберенә чәчәкләр куелды, догалар укылды. Беренче букет - Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, шагыйрь яшәгән йорт сүтелгән. Шул ук урында яңасын төзү өчен нигез салынган, киләчәктә биредә шагыйрь исемендәге йорт-музей ачарга планлаштыралар.

Нурлатлылар Кошки районы халкының Гакыйль Сәгыйров истәлегенә нинди мәртәбә һәм хөрмәт белән карауларын үзләре дә инана алдылар. Сәфәр кысаларында делегация Кошки авылындагы тарих-туган якны өйрәнү музеенда да булды. Биредә музей хезмәткәрләре шагыйрьнең 85 еллыгына багышланган экспозиция оештырган, анда аның график картиналары, тарихи фотосурәтләре, шулай ук рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре белән танышырга мөмкин. Нурлатлылар хөрмәт йөзеннән Гакил Сәгыйров портреты янына чәчәкләр куйды.

"Атаклы якташыбыз каберенә барып зиярәт кылу – билгеле бер традициягә күчте. Без алга таба да Кошки районы җитәе белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Мәсәлән, музей җитәкчелеге безгә шагыйрьнең шәхси әйберләре һәм экспонатлары белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, безнең Нурлат районында да Гакыйль Сәгыйров исемен мәңгеләштерү максатыннан кайбер идеяләребез дә бар», – диде Әлфия Галәүтдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International