Медицина учреждениесендә бинаны капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин эш визиты белән шикәрчеләр микрорайонындагы амбулаториядә булды.
«Халык өчен матур, уңайлы булсын өчен эшләргә кирәк», – диде Алмаз Әхмәтшин. Агымдагы елда сәламәтлек саклау учреждениесе капиталь ремонт кысаларында уңай үзгәрешләр кичерәчәк.
Быел капиталь ремонт эшләре Чулпан хастаханәсендә, Яңа Әлмәт амбулаториясендә, шикәрчеләр микрорайонындагы амбулаториядә һәм 6 ФАПта башланачак. Әлеге биналар «Беренчел буынны модернизацияләү» федераль программасына керде.
"Шикәрчеләр микрорайонындагы амбулатория бинасы 1967 елда төзелгән, биредә соңгы косметик ремонт 2013 елда булган. Биредә терапия бүлегенең ике табиб участогы, педиатрия бүлегенең бер участогы, стоматолог кабинеты, физиокабинет, көндезге стационар бар. Бу бинада фасадны ремонтлау, эчке төзекләндерү эшләре бар», - диде Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев.
Бүгенге көндә амбулатория 5000 нән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Анастасия Яһудинаны бала белән амбулаториядә педиатрдан чыкканнан соң очраттык.
"Мин бу микрорайонда яшим. Үзем дә өч яшьтән хастаханәгә йөрим, ә хәзер бала белән дә киләм. Әлбәттә, ремонт заманча, уңайлы, җылы һәм җайлы булсын иде», - диде ул.