Бүген Казан федераль университетында республикада педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды.
Районыбыз педагоглары һәм остазлары әлеге чарада видеоконференция режимында катнаштылар.
Педагог һәм остаз елын ачу тантанасыннан соң шәһәр һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин педагогларыбызны һөнәри еллары ачылуы белән котлады һәм яшь буын белән эшләүдә уңышлар теләде.
Ул шулай ук Нурлат гимназиясенең яшь педагогы, "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче Илнур Әмировны да котлады.