Бу вазыйфага район Советы депутаты Илнур Ханәфиев билгеләнде.
Бүген «Татарстан – новый век» - «Татарстан - Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлекчәсенең XII конференциясе узды. Конференция Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан - Яңа гасыр» башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнашында үтте.
Конференциядә каралган мәсьәләләрнең берсе территориаль бүлек советының яңа рәисен сайлау булды. 10 елдан артык территориаль бүлекне җитәкләгән Дамир Ишкинеев аны вазыйфасыннан үз теләге белән азат итүне сорады.
Җитәкче вазыйфасына совет әгъзасы-район Советы депутаты, район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Ханәфиев кандидатурасы тәкъдим ителде. Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да кандидатураны хуплады, Илнур Харисовичның җитәкче буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте. Территориаль бүлек әгъзалары тәкъдимне бертавыштан хупладылар һәм яңа җитәкчегә әлеге иҗтимагый әһәмияткә ия эштә уңышлар теләделәр.
Алсу Тарханова Дамир Азат улының территориаль бүлек җитәкчесе вазыйфасындагы эшчәнлеген югары бәяләде һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
"Бу вакыт эчендә Нурлат бүлеге республикада 45 бүлек арасында иң яхшыларның берсе булды. Дамир Азат улы - иң инициативалы, иң нәтиҗәле һәм иң белемле җитәкче. Югары совет әгъзасы буларак, республика чараларында актив катнаша, актив депутатлык эше алып бара. Киләчәктә дә ул безнең эшчәнлектә актив катнашыр дип өметләнәбез», - диде Алсу Габдрахман кызы.