Чулпан участок хастаханәсенең гасырдан артык тарихы бар. Быел биредә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.
Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин, биредә нинди эшләр башкарырга кирәклеге белән танышу максатыннан, участок хастаханәсендә булды.
5000 нән артык кешегә, 18 торак пунктка хезмәт күрсәтүче ике катлы участок хастаханәсе бинасы 1988 елда төзелгән. Биредә 2013 елда түбәне ремонтлаганнар, тәрәзәләрне алыштырганнар. “Кешеләр канәгать булырлык итеп эшләргә кирәк», – диде Алмаз Әхмәтшин. Капремонт кысаларында биредә эчке эшләр башкарылачак, коммуникацияләрне алыштырачаклар.
Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев сүзләренә караганда, участок хастаханәсе штаты тулыландырылган. Хезмәт күрсәтү зонасы - 5000нән артык кеше, 18 торак пункт. Биредә 5 табиб, фельдшерлар хезмәт куя