Алинә һәм Илнур Усмановлар гаилә корган көннәреннән әти-әниләре белән зур йортта яшәсәләр дә, үзләренең аерым почмаклары турында дистә елдан артыграк хыялланалар. Һәм менә, ниһаять, узган ел шәһәрдә яңа төзелгән өч катлы йорттан ике бүлмәле фатир ачкычлары алу бәхетенә ирешәләр. Хыялларын тормышка ашырырга социаль ипотека программасы ярдәмгә килә. Икесе дә бюджет өлкәсендә хезмәт куялар: Илнур Фәнисович – аграр техникумда, Алинә Альбертовна 9нчы мәктәптә укыталар. Шуңа район башкарма комитетында торак алу өчен чиратка басу белән проблемалар тумый. Дөрес, йорт төзелеп беткәнен көтәргә туры килә, әмма тиздән өй туе үткәрү өмете белән янган яшьләрнең бер үк вакытта ипотека суммасы да кими бара – фатир өчен айлык кертемне исәпкә баскач ук түли башлыйлар.
– Безгә социаль ипотека программасының шартлары ошады, шуңа анда катнашырга булдык та. Фатирдан канәгать калдык. Аена 7-8 мең сум акча түлибез, ипотеканы алдан ябарга дигән ниятебез дә юк түгел, – дип уртаклашты Илнур Усманов. Гаиләдә ике бала үсеп килә: Диләрә 9нчы мәктәптә белем ала, Нияз әлегә балалар бакчасына йөри. Йорт шәһәр читендә, төзелеш эшләре колач алган ТөньякКөнчыгыш микрорайонында урнашкан булуга да карамастан, Усмановлар аның балалар үстерү өчен уңай яклары күп булуын билгеләп үтәләр. – Мәктәп, балалар бакчасы, челтәр кибете якында гына. Балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр зур – янәшәдә “Тулпар” спорт сарае эшли, күптән түгел “Туп” футбол манежы ачылды. Улыбыз Нияз дзюдо секциясенә йөри, бик уңайлы, – дип сөйләде Илнур Усманов.
– Йорт яны территориясе дә төзек, машина куяр өчен яхшы парковка, балалар мәйданчыгы бар. Ә шәһәр үзәгеннән ераграк яшәвебез проблема тудырмый, барыбер машина белән йөрибез бит.
Район Башкарма комитетының торак сәясәте һәм коммуналь хуҗалык буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда Нурлатта бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар өчен социаль ипотека программасы буенча – 1, “Татнефть”нең инвестиция программасы буенча 3 йорт төзелгән. Якын араларда шул ук Россия Герое Александр Волков исемен йөртүче урамда 24 фатирлы йорт сала башлау планлаштырыла. Димәк, торак шартларын яхшыртырга теләгән нурлатлыларның социаль ипотека программасында катнашып, якын киләчәктә фатирлы булу мөмкинлекләре зур. – Әлеге программа бюджет өлкәсендә һәм “Татнефть” җәмгыятендә эшләүчеләр өчен гамәлдә. Шулай ук анда программаны тормышка ашыру өчен кертемнәр түләүче предприятиеләр, әйтик, “РИТЭК” хезмәткәрләре дә катнаша ала. Бюджет хезмәткәрләре район башкарма комитеты аша исәпкә бастырыла, – дип аңлатма бирде бүлек начальнигы Наталья Долгова һәм социаль ипотека буенча фатир алу шартларына җентеклерәк тукталды.
– Иң мөһиме, әлбәттә, торак белән тәэмин итүгә ихтыяҗ: гаилә яши торган торакның мәйданы һәрбер кешегә 18 квадрат метрдан кимрәк туры килергә тиеш. Гаиләнең һәр әгъзасына яшәү минимумын тәэмин итәрлек һәм агымдагы түләүләрне ай саен үзвакытында капларлык уртак кереме булуы шарт. Социаль ипотекага гариза бирүче гаилә әгъзаларының берсе генә бюджет өлкәсендә хезмәт итсә дә ярый.
Социаль ипотека программасы республикада 2005 елдан бирле гамәлдә һәм бу вакыт эчендә күпләр аның уңайлы якларын күрергә өлгергән инде. – Программаның өстенлекләре күп, – дип сүзен дәвам итте Наталья Ивановна.
– Мисал өчен, гаиләнең исәпкә басканнан соң туган һәр баласына 200 мең сум күләмендә компенсация түләве бирелә. Банклар ипотека алучының кертемнәрне түләү сәләтлелеген тикшерми, бу кредит тарихлары бик үк яхшы булмаган кешеләр өчен аеруча кулай. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен башлангыч кертем фатир бәясенең 10 процентын тәшкил итә. Әгәр дә ипотека алу өчен исәпкә басучыларның шулкадәр акчалары юк икән, алар, тиешле сумма җыелганчы, ай саен торакның гомуми мәйданыннан 1 квадрат метр өчен уртача базар бәясе күләменнән 11 проценттан да ким булмаган кертем түли алалар. Аның күләме алдагы елның IV кварталына РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан расланган бәядән чыгып билгеләнә. Моннан тыш, республикада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен дә аерым программалар бар. Әйтик, 2020 елдан “Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека” программасы тормышка ашырыла. Аның буенча чиратка басу өчен гаилә әгъзаларының берсенең яше 35тән дә артык булмаска тиеш, бюджет өлкәсендә эшләү мәҗбүри түгел.
– Шулай ук республикада “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” федераль программасы да эшли. Аның буенча яшь гаиләләргә торакның норматив бәясенең 30-35 проценты күләмендә түләүсез субсидия бирелә, – диде Наталья Долгова.
Торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән барлык программалар буенча җентеклерәк мәгълүматны район Башкарма комитетының торак сәясәте һәм коммуналь хуҗалык буенча бүлегеннән (Совет урамы, 117, 20нче кабинет) белешергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 3-19-19.