Нурлат үзәк китапханәсендә Иске Яңа елга багышланган чара узды

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

Үзәк китапханәдә 3нче шәһәр мәктәбенең “Сәнгатьле булып үсәм” түгәрәгендә катнашучылар өчен яңа ел чарасы узды.

Ул Иске Яңа елга багышланган иде. Балалар өчен китапханә хезмәткәрләре «Яңа ел нон-стоп» бәйрәм, күңел ачу программасын үткәрде. Укучылар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләрен сөйләделәр, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән әйләнделәр. Балаларга Яңа ел чарасы бик тә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International