“ТАТМЕДИА" оешмасы ишегалдын Яңа елга иң яхшы бизәү конкурсында тавыш бирү башланды

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүгеннән "Нурлат-информ" сайтында "Безнең ишегалдында” конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте конкурсында үз ишегалларын кар фигуралары, иллюминация, гирлянда, декоратив фигуралар һәм барлык кул астындагы материаллар ярдәмендә яңа елга үзенчәлекле итеп бизәгән нурлатлылар катнаша.

Конкурс өч номинациядә үткәрелә:

• "Иң яхшы бизәлгән шәһәр ишегалды”;

• "Район үзәгендә иң яхшы бизәлгән ишегалды»;

• "Авылдагы иң матур бизәлгән  ишегалды."

Катнашучылар өчен "Нурлат-информ” сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Җиңүчеләр ике этапта билгеләнә: район һәм республика дәрәҗәсендә. Иң күп тавыш җыйган кешеләр икенче этапка узачак һәм tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында тавыш бирүдә катнашачак. Безнең сайтта тавыш бирү 8 гыйнварга кадәр барачак.

Конкурсны оештыручы «ТАТМЕДИА»АҖ.

 Конкурс турында өстәмә мәгълүмат http://tatmedia.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International