Синоптиклар нурлатлыларны томан һәм суыту турында кисәтә

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның 5 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Нурлатта урыны белән томан булуы көтелә.

2023 елның 5 гыйнварында Нурлатта болытлы, төнлә аязучан булачак. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез. Иртән һәм көндез бераз кар явачак дип фаразлана,урыны белән буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан – төнлә 3-8 м/с тизлектә, көндез урыны белән 12 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -15..-17, аязганда -20гә кадәр. Көндез максималь һава температурасы -6..-9˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International