Музейда балалар өчен «Ак куян эзләре буйлап» квест – уены оештырылды. Яңа ел чарасында балалар яшерелгән бүләкләрне эзләделәр. Кар Кызы белән бергә алар ак куян эзеннән бардылар, маршрутның кайбер станцияләрендә катлаулы булмаган биремнәрне башкардылар. Чарада катнашучылар үзләрен рәссам ролендә дә сынап карадылар, Көлсылуга әйберләрне сүтәргә булыштылар, Кыш бабай һәм Кар кызы өчен яңа ел менюсын уйлап таптылар, үзләрен тикшерделәр, мозаика җыйдылар һәм урман кешеләре калдырган эзләрне чиштеләр. Бүләкләр салынган капчыкны табар алдыннан чыршы өчен җыр җырлаганнар, дип хәбәр ителә музейның ВКдагы рәсми сәхифәсендә.