Гаилә яңа ел җиткәнче үк кар фигурасын төзи башлаган, скульптура ясау өстендә берничә көн дәвамында эшләгәннәр. Һәм менә кичә алар социаль челтәрләрдә әзер эш фотолары белән уртаклаштылар. Әти – әниләренә, әлбәттә, уллары-Кирилл һәм Никита ярдәм иткән. Йорт территориясендә ел символын формалаштыру Алексей һәм Нонна Тихоновлар гаиләсендә күркәм традициягә әверелде. Узган ел алар күршеләрне, танышларын һәм якыннарын зур юлбарыс фигурасы белән сөендерде. Куян да нурлатлыларга ошаган, күпләр ел символы белән истәлеккә фотога төшү өчен туктый. "Мондый эш гаиләне тагын да берләштерә. Безнең Куян тирә-юньдәгеләргә бәйрәм кәефе бүләк итә», – дип билгеләп үтте Нонна Владимировна.