Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Чулпан авылында яшәүче хөрмәтле Бөек Ватан сугышында катнашучыны туган көне белән котлады.
"Үз яшенә карамастан, ветеран һаман да актив, узган елларның барлык даталарын һәм вакыйгаларын бик яхшы хәтерли һәм кунакларның килүенә бик шатланды. Каим Сәмигулла улына ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим. Ике елдан соң 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә килештек»,-дип язды Алмаз Сәлимович үзенең Telegram – каналында.
Каим Сәмигулла улы 1925 елда туган. Аны сугышка 1943 елда алалар. Орлов-Курск дугасында авыр сугышларда катнаша, Карачай укчылар дивизиясе составында Брянск фронтында сугыша, Брянскны алган вакытта каты яралана һәм аягын югалта. 1944 елда туган ягына әйләнеп кайта һәм күп еллар дәвамында төрле вазыйфаларда эшли.