Нурлатта «Чанафест» креатив чаналар фестивале киң колач белән узды

2023 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында "Санифест” креатив чаналар фестивале узды. Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре коллективлары бу юлы да иҗади фантазия, яңа идеяләр белән бәйгегә килде. Кайбер чаналар кызыклы конструкторлык идеяләре, икенчеләре креатив киемнәре белән аерылып торды, күпләр танылган халык әкиятләре, мультфильмнары сюжетларын нигез итеп алган.

Нәтиҗәдә, беренче урынны 8нче шәһәр мәктәбе коллективы алды. Конкурста алар чана белән әби Убырлы карчык рәвешендә катнаштылар. Алар бөтен коллектив белән дә ямь өстенә ямь өстәделәр, Икенче урында – Яшел чыршы рәвешендәге креатив чаналары белән «Шатлык» балалар бакчасы коллективы. Комиссия өченче урынны 3нче мәктәп коллективына бирде. Коллективның тавык аяклары һәм чаналары да нурлатлыларга ошады.

Сәхнәдә җиңүчеләрне Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүләкләде. Оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән ул коллективларга Нурлат районында яшәүче төрле халыклар арасындагы дуслыкны символлаштыручы Дуслык кубының макетларын, шулай ук дипломнар, тапшырды.

Фестиваль матур, күңелле үтте. Биредә үк авыл җирлекләре кунакларны һәм катнашучыларны кайнар чәй, хуш исле коймаклар белән сыйлады, фотозоналар эшләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International