Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин: төзелеш тармагы өчен ел уңышлы булды

2023 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

Бу турыда «Нурлат-информ»га интервьюсында Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы Алмаз Әхмәтшин сөйләде.

- Төзелеш тармагы өчен ел нәтиҗәле булды: 2022 елда 19 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды, планның үтәлеше 112,13 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, 5 ел дәвамында районда 7 миллиард 370 миллион сумлык 563 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды. Юл төзелеше өлкәсендә дә ел зур эшләр белән билгеләп үтелде. Тулаем алганда, район буенча узып баручы елда 11,7 километр юл төзелде һәм ремонтланды. Шәһәрдә дә эш дәвам итә. Быел Гыйматдинов урамына капиталь ремонт ясалды. Шуның белән бергә юл хәрәкәте иминлегенә дә зур игътибар бирәбез, шуңа күрә тротуарлар төзибез һәм ремонтлыйбыз. Шәһәрдә социаль объектларны капиталь ремонтлаганда аларга куркынычсыз керү юлларын ясау да күркәм традициягә әверелде. «Безнең ишегалды» программасы шәһәр халкыннан тагын да уңай җавап ала. Аны тормышка ашыра башлаганнан бирле 400 миллион сумнан артык 80 объект ремонтланды. 2023 елда тагын 18 ишегалды үзгәреш кичерәчәк. Биредә дә район җитәкчелегеннән генә түгел, аның барлык халкыннан да Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Узып баручы елда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды, 7 мәктәпкә, шулай ук республика программасы буенча мәктәп ашханәләренә ремонт ясалды. Гомумән алганда, 2022 елда гына да мәгариф объектларын модернизацияләүгә 300 миллион сумнан артык акча кертелде. Моннан тыш, эшләр «Үсеш ноктасы» буенча да дәвам итте. Быел күптән көтелгән объект – ябык футбол манежы ачылды, ул районның иң яхшы футбол традицияләрен исәпкә алып төзелде. Башланган эшләр 2023 елда да дәвам итәчәк. Без Чуаш Тимерлегендә -  фельдшер акушерлык пункты, Красномайскийда комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзергә планлаштырабыз. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны дәвам итәчәкбез, киләсе елда аларга 10 йортны колачлаячакбыз. Моннан тыш, кайбер мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, авыл мәдәният йортында да ремонт ясаячакбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International