ТР Дәүләт Советы Рәисе яшь нурлатлының Яңа ел хыялын тормышка ашырды

2023 елның 1 гыйнвары, якшәмбе

Даниэль Круглов чын поезд кабинасында йөрде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Нурлат районында яшәүче Даниэль Круглов теләге белән "Тылсымлы" чыршыдан открытканы алды. Малай поезд кабинасында йөрергә һәм үзен чын машинист кебек хис итәргә хыялланган. Фәрит Хәйрулла улы инициативасы һәм Нурлат шәһәре тимер юл станциясе хезмәткәрләре ярдәме белән Даниэльнең хыялы тормышка ашты. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин үзенең телеграмма-каналында язды. "Барлык кешеләрнең хыяллары һәм теләкләре чынга ашсын!"- дип язды республика Дәүләт Советы Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International