Салдакай авылыннан Азяковлар гаиләсе лотереяга куян отты

2023 елның 1 гыйнвары, якшәмбе

Салдакай авылында традиция буенча яңа ел алдыннан «Һәркемгә бәхет елмайсын»дигән бәйрәм лотереясы уйнатылды. Төп призны сайлауга иҗади якын килделәр, ел символы – кара куян уйнатылды. Аны Якушкино авыл җирлеге депутаты С. А. Павлова тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, уңыш Азяковлар гаиләсенә елмайды. Оештыручылар, җиңүләре белән котлап, уңышлар теләделәр. Шулай ук лотереяда Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллинның махсус бүләге дә уйнатылды. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйрәм кәефе тудырды. Икенче көнне үк клубта « Чыршысы янында» исемле яңа ел бәйрәме булды, анда авыл халкы да бик теләп катнашты. Биредә  әкият персонажлары тамаша куйды, халык чыршы тирәли әйлән-бәйлән бәйгеләрдә катнашты, биеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International