Нурлатта балаларны Полиция Кыш бабае котлады

2022 елның 31 декабре, шимбә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге мондый акцияне ел саен үткәрә.

"Ел саен социаль яктан имин булмаган һәм аз керемле гаиләләргә Яңа ел алды хәйрия ярдәме күрсәтәбез, аларда тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырабыз. Хәйрия акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре көче белән балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларны яклау комиссиясе белән берлектә районның 29 гаиләсендә булып 50 балага бүләк тапшырдык", - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге штабы начальнигы Нина Киселева.

 

Шулай ук полиция Кыш бабае Нурлат  үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегендә, Нурлат районының Яңа Әлмәттә яшәүче Минеевлар гаиләсендә булды. Биредә Кыш бабайны Ралина, Рәдиф һәм Рамазан каршы алды. Алар шигырьләр сөйләделәр, еллык уңышлары белән уртаклаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International