Зүзәй авылыннан Логиновлар Яңа елга үз ишегалдын бизәүгә иҗади якын килгән

2022 елның 31 декабре, шимбә

Ишегалды территорияләрен Яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурс выла җирлекләрендә дә халыкның активлыгы зур булу белән уза.

Зүзәй авылыннан Логиновлар бу мәсьәләгә аеруча креатив рәвештә якын килгән: ел символларын  ––куяннарны агачтан ясаганнар.

- Түбән Камадан кызым Татьяна кайтты. Ул Сәләнгеш авыл җирлегенең конкурс игълан итүен ишеткәч, безне анда катнашырга рухландырды, - дип уртаклашты хуҗабикә Любовь Геннадьевна. - Интернетта кызыклы идеяләр табып, ял көннәренең берсендә ирем белән үзәнлеккә төшеп киттек, таяклар, кирәкле калынлыктагы ботаклар кистек. Нәтиҗәдә, төрле диаметрлы агач кисемтәләреннән 4 куян һәм 2 болан килеп чыкты.

Гаилә башлыгы Иван Михайловичның балта остасын булуы, әлбәттә, хайваннарның сыннарын ясарга ярдәм иткән. Болай гына да түгел, Логиновлар үз йортлары каршында тулы бер композиция булдырганнар: кардан агач төбе ясап, тирәсенә куяннарны утыртканнар. Сүз уңаенда, алар янәшәсендә кардан ясалган ел символы да урын алган. Ә куян елы тыныч һәм юмарт булсын өчен, янына кишер дә куйганнар.

Чыршыдан башка яңа ел буламени? Кардан ясалган урман матуры өчен дә биредә урын бар.

- Мондый конкурсны авыл җирлегендә икенче ел гына уздырабыз, - диде Сәләнгеш авыл җирлеге башлыгы Анатолий Пинин. - Халык бик теләп катнаша. Нәтиҗәне 31 декабрьдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан узачак бәйрәм чарасында игълан итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International