Яңа ел алдыннан Алмаз Әхмәтшин 2022 елда районның икътисади күрсәткечләре турында сөйләде

2022 елның 31 декабре, шимбә

2022 ел ахырына якынлаша. Бу чорда һәркайсыбызның тормышында  күпсанлы вакыйгалар һәм киләчәктә искә төшерерлек матур мизгелләр булды.

Узып баручы елның Нурлат өчен нинди булуы, киләчәккә планнар һәм максатлар турында бәйрәм алдыннан без традиция буенча район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән сөйләштек.

- Алмаз Сәлимович, тулаем алганда, узып баручы ел безнең район өчен нинди булды? Яңа 2023 елга без нинди икътисади күрсәткечләр белән аяк басабыз?

- Бу ел нурлатлылар өчен әһәмиятле даталар һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән билгеләнде. Шунысы куанычлы, без аны лаеклы нәтиҗәләр белән озатабыз. Нурлат районы үсешен дәвам итә, төзекләндерелә, уңайлырак була бара дип ышанып әйтә алабыз.

Икътисад турында сөйләсәк, 2022 елда тулаем территориаль продукт 90 миллиард сумга  якынлашты. Бу бик саллы сан, һәм бу күрсәткеч буенча без республиканың алдынгы районнары арасында. Биредә, әлбәттә, безнең эре һәм кече нефть чыгару предприятиеләренең өлеше зур. Алар 5,9 миллион тонна кара алтын чыгарды, шуның 2,5 миллионы – безнең район территориясендә.

Бу саннар артында эзлекле үсеш, социаль  инициативаларга ярдәм күрсәтү максатыннан зур кертемнәр ята. Без ел саен грантларда катнашабыз һәм җиңүләр яулыйбыз, нефтьчеләр социаль объектлар төзү һәм капиталь ремонтлауга акча бүлеп бирәләр, моның өчен без дә аларга бик рәхмәтле.

Эшмәкәрлекнең үсеше һәр чорда да безнең өчен зур әһәмияткә ия булды. Бүгенге көндә районда 1227 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән, 2500дән артык үзмәшгуль бар. Гомумән алганда, алар 11,6 миллиард сум керем алдылар. Бу бик яхшы күрсәткеч. Соңгы өч елны карасак, арту 30 процент тәшкил итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International