Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны Яңа ел белән котлый

2022 елның 31 декабре, шимбә

Хөрмәтле нурлатлылар, кадерле якташлар!

Чын күңелемнән сезне Яңа ел белән котлыйм!

Бу -  һәркайсыбызның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Ул үзе белән яхшыга ышаныч алып килә, шатлыклы һәм көр кәеф бүләк итә һәм һәр гаиләне чын-чынлап берләштерә. Бу ел зур хезмәт  белән билгеләнде һәм аның нәтиҗәләре белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Районыбыз алга таба үсешен дәвам иттерде.

Без юллар, торак йортлар, спорт һәм социаль объектлар төзедек, ишегалларын ремонтладык, мул уңыш үстердек, импортны алмаштыруга курс тоттык.

Кадерле якташларым, хезмәт сөючәнлегегез, нәтиҗәгә йөз тотып эшләвегез, максатчанлыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сезгә. Киләсе елда да алга баруыбызны дәвам итәрбез дип ышанам. Нурлатта тормыш тагын да яхшырак һәм уңайлырак булсын өчен барлык планнарыбызны һәм проектларыбызны тормышка ашырырбыз, кирәкле үзгәрешләр кертербез.

Яңа ел уңышлы һәм нәтиҗәле булсын, илебездәге һәм районыбыздагы иминлек һәм тынычлыкны ныгыту өчен без барысын да эшләячәкбез.

Ниятләрегез чынга ашсын! Киләсе ел барлык өметләрне акласын һәм күп яхшы көннәр бүләк итсен! Һәр гаиләгә, һәркайсыгызга бәхет һәм сәламәтлек телим! Бәйрәм белән, кадерле якташлар! Яңа ел белән!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International