Нурлатлыларны Яңа ел белән Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров котлады, нурлатлыларга Яңа елда бәхет, ныклы сәламәтлек, уңышлар теләде. Сквер Яңа ел бәйрәме алдыннан җиһазландырылган: биредә шугалак ясалган, тау куйганнар, кар лабиринты һәм фигуралар төзегәннәр. Микрорайонда яшәүчеләр Яңа ел каникулларында бирегә килеп ял итә алачак, моның өчен барлык шартлар да тудырылган